«Бөек Болгар»: тарих сәгате (0+)

Идел Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында, шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре яшь китап сөючеләр өчен «Бөек Болгар» дигән тарих сәгате уздырды.

Великий …
IMG-20220524-WA0057
IMG-20220524-WA0068
IMG-20220524-WA0045
IMG-20220524-WA0046

Чара кысаларында балаларны ерак үткәннәргә – Татарстаныбыз территориясендә мең елдан артык элек үсеп чыккан һәм чәчәк аткан дәүләткә гадәти булмаган сәяхәт кылырга чакырды.
Сәяхәт «Кубрат Хан һәм аның уллары» дигән борынгы легенданы сөйләүдән башланды. Борынгы заманнар тарихы дөньясына кереп чумып, балалар борынгы болгар халкының мәдәнияте, аларның тормыш-көнкүреше һәм дине белән танышты. Ә Бөек Болгар территориясендә урнашкан әһәмиятле тарихи-архитектура корылмалары барлыкка килү турында күпме риваять, легенда һәм ышану бар! Шулай ук балаларга безнең көннәргә кадәр сакланган Кара палата, Кече минарет, Төньяк мавзолее, Хан каберлеге һәм зур мәчеттән калган җимерекләр турында сөйләделәр. 
«Яңарыш» республика фонды эше нәтиҗәсендә барлыкка килгән төбәгебезнең истәлекле урыннары турында сөйләгәннәр катнашучыларда зур кызыксыну тудырды. Татарстанның архитектура мирасы коллекциясен тулыландырган мөһим корылмаларның берсе – комплекс җирлегендә урнашкан «Ак мәчет» һәм «Икмәк музее».
Электрон презентациянең матур рәсемле слайдлары, һәм шулай ук Борынгы Болгар турында сөйләүче видеоязма тарих дөньясына кереп чумарга ярдәм итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: